Туфан Миңнуллин

Туфан Миңнуллин: “Мин үз кадеремне үзем беләм”

TMМин бай биографияле шәхесләр турында язарга яратам. Алар белән аралашу җиңелрәк, әңгәмәләр гамьлерәк. Менә бүгенге әңгәмәдәшем — Туфан абый Миңнуллинны гына алыйк. 25 августа 71 яшен тутырган әлеге шәхес үз тормышы турында шулкадәр гади итеп, боргаламый- сыргаламый гына бәян итә- сокланып, хөрмәт итеп тыңлыйсың.

“Туфан абый, сезнең белән әңгәмә корырга теләүчеләр күптер, журналистилар арытып бетергәндер инде, дим гафу үтенгәндәй. “Түзәсең инде,- дип елмая ул.- Ә искә алучы булмаса нишләр идем?! Гомерем буе кешеләргә кирәксез булудан курыктым. Хатын- кыз күзе төшмәгән ир- аттан да бәхетсез кеше юк, язучы да шулай. Әгәр син язып- язып та сине күрмәсәләр, аннан да начар ни бар- Аллам гына сакласын! Мин үземне бернинди дәрәҗәле исемнәрсез генә Туфан Миңнуллин итеп тануларын теләдем”. Төчеләнә, мактана, икейөзләнә белми Туфан абый. “Былтыр 70 яшем тулар алдыннан: “юбилеең җитә, ниләр уйлыйсың, Туфан абый,”-дип сораучылар булды. “Нишләп әле мин уйларга тиеш?! Мин сезне туып бәхетле иткәнмен бит инде, калганын сез уйлагыз, дидем” (рәхәтләнеп көлә).

“Әти тормышта үз- үзен таба алмаган, саф күңелле олы шәхес булырга тиеш кеше.”  Әтиегезнең нинди “тәрбия дәресе” хәтерегезгә сеңеп калган?

— Мин бик кызыклы гаиләдә үстем. Әти белән әни холык буенча да, белем ягыннан да икесе ике төрле кеше иде. Әмма алар кырык биш ел бергә яшәде, шуңа күрә характерлары килешмәгән, шуңа аерылышканнар, дигән уйдырмага ышанмыйм. Безнең әти белемле кеше иде. Сабыр, юаш иде әти, ләкин үзсүзле, принципиаль кеше иде. Намуссыз дөнья өчен артык намуслы кеше иде ул. Кырык алтынчы елларда без ачыктык. Әти колхозда бухгалтер, ә без ач. Әни түзмәде- абый белән мине өлгерә башлаган арышның башагын уарга җибәрде. Ярыйсы гына “эшләп” кайттык. Яшел арышны мич алдында – табада куырып маташканда, әти кайтып керде.

-Кайдан алдыгыз моны?- дип сорады.

-Эшең булмасын, чут төймәсе тартуыңны бел,- диде әни. Әти өйдән чыгып китте, без арышны ашап бетергәч кенә кайтты.

-Хәзердән үк урлаша башлагач, үсә төшкәч, нишләрләр?- дип рәнҗеп сөйләгәне хәтеремдә әтинең.

Кайчандыр әни миңа бары тик әни генә иде”. Әниегез Халисә апа ниндирәк кеше иде?

— Әнидә ирләр характеры иде. Картайганчыга хәтле, өй арасындагы хатын- кыз эшенә караганда, ирләр эшен ошатыбрак эшләде. Аның безне яратуы да кыргыйларча иде бугай. Ул беркайчан да башыбыздан сыйпап, төче сүзләр әйтмәде. “Улым”, “кызым” дип түгел, исемнәребез белән генә дәшә иде. Кыек эш эшләсәк каты итеп арт якка сыларга һәрвакыт әзер булды. Үзенчәлекле итеп ярата иде ул безне. Абый күндәм, мин кире идем. Тәмләп йокларга ярата идем, эштән күп вакыт качарга тырыштым. Бала чакта, әни мине яратмый, дип уйлый идем. Чөнки тал чыбыгы күбрәк миңа эләгә иде сыман. Хәзер уйлап- уйлап торам да, тал чыбыгы әзрәк эләккән, дигән фикергә киләм. Бигрәк тиктормас идем шул мин. Әтигә карата мөнәсәбәте дә бик кызыклы иде аның. Әнине өйнең хуҗасы итеп таный иде әти.

Әни миңа һәрвакыт тиеш булды. Картайгач, эшкә ярамый башлагач та тиеш иде әле ул миңа- дәшми- тынмый, сукранмый- зарланмый гына үз өендә көн итәргә һәм мине мәшәкатьләмичә генә үлеп китәргә тиеш иде. Без исән әниләребезнең кадерен белеп бетермибез шул.

— Сез кайсына охшаган?

— Миндә әтидән дә, әнидән дә күчкән холык. Әти бер генә эшне дә намусына каршы барып эшләмәгән. Мин дә шулай булырга тырышам. Бераз гына “һавада очып йөрүем” дә әтидән.. Уссаллык та җитәрлек- авызга бармакларын тыксалар, ялап тормыйм, тешләп өзәм. Исемем белән авыз чайкый башласалар, төкерергә бирмим, тамакларына утырам. Ләкин беркайчан да үзем башлап кешегә һөҗүм иткәнем юк. Гайбәт сөйләп йөрмим. Мин үземне көрәшче кеше дип саныйм Мине ачуланып, сүгеп, приказ биреп эш эшләтә алмыйлар, мине эшләтер өчен “җил ягына салам кыстырыбрак” эш итәргә кирәк. Монысы- әнидән күчкән. Мондый холык әнидә генә түгел, әнинең мин белгән абыйларында да, энесендә дә бар иде. Барысы да горурлар, әз генә кимсетүгә дә түзә алмый торганнар. Ул горурлык хисенең үземдә булуына сөенеп бетә алмыйм, чөнки язучы кеше горур булырга тиеш. Мине теге яки бу уңай белән мактаганда сүзне, Туфан катлаулы кеше, дип башлыйлар. Әлбәттә, катлаулы. Бер күзәнәкле амеба түгел инде. Бәлки, мин бик үк тыйнак түгелдер. Әмма мин эшләгән кадәрлене берәр әрсез эшләгән булса, шаулап бөтен дөньяны яңгыратыр иде. Мин үз кадеремне үзем беләм. Үзен хөрмәт итмәгәнне кем хөрмәт итсен?!

— “ Ул бит минем шикелле ахмак түгел шәһәргә килеп буталып йөрергә. Үз кадерен үзе белә ул безнең авыл ае Ә үзегез читкә чыгып киткәнсез… Казанга гына да түгел бит- Мәскәүгә!

— Нишләмәк кирәк?! Мин бит артист булам дип җыенган кеше түгел. Хыялым университетның татар теле бүлегенә керү иде. Беренче елны үтә алмадым. Шунда авылдаш кызны очраттым. Ул “ Туфан, театрга артистлар җыялар,”- диде. Артистлар түгел, театр училищесына студентлар җыялар булып чыкты. Шулай итеп, Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесына укырга киттек. Аннары ике ел Югары әдәби курсларда укыдым. Белем алырга, кеше булырга кирәк иде бит- авылны ташлап китми ни хәл итәсең?! Әни минем укуыма сөенеп туя алмады. Мин Мәскәүгә укырга киткәч: “Безнең Туфан бик зур кешегә укый, райком сиклитарыннан да ким урынга куймаячаклар”,- дип мактанып йөргән. Мин, районыбызга кайтып, “зур кеше” була алмагач, бераз кәефе төшеп йөрде. “Мәскәүдә биш ел укып, колхоз председателе дә була алмадың”,- дип әйткәли иде.  Ә инде язганнарым матбугатта күренә башлагач, әни аларны авыл буйлап кеше саен күрсәтеп йөргән, мине күкләргә чөеп мактаган. Авылга кайтканда әни һәрчак “яхшы кәчтүн- чалбар киеп кайт”,- дип кат-кат әйтә иде. Безне яхшы итеп күрергә һәм күрсәтергә теләве бик көчле иде аның.

— “Без, Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесына килгән егетләр, барыбыз да акчасызлар идек”. Әмма сез бу очракта да югалып калмагансыз, авыр хәлдән чыгу юлын эзләгәнсез…

— Яшьлек хыялыгыз нәрсә иде, дип сорыйлар миннән кайчак. Нинди хыял?! Тамак туйдырырга, яшәргә кирәк иде безгә. Өйдән ярдәм өмет итеп булмый, стипендия акчасы тартып сузсаң ашарга җитә, ә кияргә әйбер алып булмый…Акча юнәтү уе белән ит комбинатына ит бушатучы булып урнаштым. Беренче тапкыр дуңгыз түшкәсен күтәреп алуга, түшкә белән бергә егылып китүем әле дә хәтердә. Өч ай эшләдем мин анда, постаудан булса да өс- башымны рәтләп өлгердем.

— Минзәлә театрының 65 елларга кадәрле баш режиссеры Сабир Өметбаев “Безнең авыл кешеләре” исемле беренче пьесагызны укыгач, куярга алына, әмма:

-Тагын шундый пьеса күтәреп килсәң, кыйнап җибәрәм,- ди. Бүтән әсәрләрегез өчен кыйнарга теләүчеләр булмадамы?

— Юк! Куймаучылар булды, әмма турыдан – туры “пьесаң начар” дип әйтүчеләр булмады. Яза башлаганда язучы икәнлегеңә ышандыру авыр бит ул. Син үзеңне бик әйбәт язам дип уйлыйсың, бүтәннәр сине малай- шалайга саный. Әгәр кыелыкка түзә алмыйча язуыңны ташлыйсың икән, димәк, синдә язучылык сәләте юк. Ә мин кызып- кызып эшләдем, өйрәндем. Ялгышларымны гафу иттеләр. Юлымда яхшы кешеләр очрап, сабыр гына өйрәттеләр. Минем беркайчан да минем пьсамны куегыз, минем мәкаләләремне басыгыз, дип ялынып та, янап та йөргәнем юк. Куйсалар- рәхмәт, куймасалар- нишләтәсең. Мин бит театрның иҗат урыны икәнен беләм, шуңа күрә “минем әсәремне куймадылар” дип театрны хурлап йөрмим. Театрда мине шуның өчен хөрмәт итәләр дә.

— “Дөресен әйтим, язганда һәм язып бетергәч тә комедиянең болай ук популяр булачагы башыма да килмәде”,дигәнсез “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе турында. Аны язарга нәрсәләр этәргән иде соң?

— Бу әсәрдә Яшәү һәм Үлем темасы күтәрелә. Иң беренче бу хакта уйланырга мәҗбүр иткән нәрсә — ул әнинең озак авырып ятуы булгандыр. Сулышы кысыла иде, ягъни бронхиаль астма. Чире көчәйгән чакларда “ кайда соң син, әҗәл” дип өзгәләнде. Ул аны гел ишеккә карап көткән шикелле тоела иде, шунда әҗәл минем күз алдына тере кеше рәвешендә килеп басты. Интегеп үлде әни. Менә шул мине әҗәл турында уйландырды. Бу комедияне язарга этәргән икенче сәбәп- авылыбызның картая белмәүче картлары- туксанга әз генә җитмичә дөнья куйган Яшь бабай, җыен юк- барны сөйләп кеше көлдерүче әкәмәтрәк Гыйльми бабайлар…

Бервакыт Гыльми бабай әкрен генә Инеш тавыннан менеп бара.

-Кая юл тоттың, Гыйльми бабай?- дим.

-Хәлиуллаларга менеп барам әле,- ди бу.- Тик тауга каршы менүе авыррак, олан, Газраил чалбар балагына асылынган,- ди.- Аның каравы төшкәндә кызык итәм әле мин аны- галошны салып кулга тотам да, тауга түбән элдертәм генә, Әҗәл елап артта калачак,- ди.

Үлем- куркыныч нәрсә. Ә мин аңардан комедия ясадым. Яшәү турында уйлаган кешеләр үлемнән курыкмый ул!

Дәрәҗәле исемнәрегез, бүләкләрегез күп, ә менә “Халык язучысы” дигән исемнән баш тарткансыз…

— Бер бүләгем дә, бер генә дәрәҗәле исемем дә мескенләнеп, теләнеп алынмаган. Белмим, әйтергә ярыйдырмы, юктырмы, бервакыт Президентыбыз Минтимер Шәймиев: “Мин сине барыбер яратам, Туфан Абдуллович”,- диде. Мин сине хөрмәт итәм, дисә, исем китмәгән булыр иде, “барыбер” дигән сүзе ошады миңа. “Барыбер” сүзендә күп мәгънә ята. Мин җитәкчеләр алдында икейөзләнмәдем, артларында чүп-чар сөйләп йөрмәдем һәм йөрмим. Мин аларның эшләрен аңларга тырышам. Аларга ачуым килгәндә, үземне алар урынына куеп карыйм. Ә “Халык язучы” исеменә килгәндә… аны алмау бер үҗәтлек инде. Марсель Галиев дигән талантлы язучы һәм гаҗәп үзенчәлекле бер адәми зат бар. Шул мине үртәп тәм таба. 60 яшь җиткәндә әйтә бу: “Алма син ул исемне, Туфан абый, андый исем була алмый, ул –ясалма исем. Халык язучысы дигән исемне халык үзе генә бирә ала”,- ди. “Ярый,- мин әйтәм,- син әйткәч, бирсәләр дә алмамын”,- дим. “Аласың ла инде,- ди бу,- бүләктән кемнең баш тартканы бар”. “Мин тартачакмын”,- дидем. Һәм шулай эшләдем дә. Хәзер инде ул исемне Марсель Галиев алганын көтәм. Алганының икенче көнендә кычкырып көләчәкмен үзеннән. Кызык бит шулай яшәве. Үз- үзеңнән көчлерәк булуыңны тою бөтен бүләкләрдән дә кадерлерәк. Бүләк колы булган берничә кешене беләм мин. Кемнән дә булса, нинди дә булса бүләк алу аларның яшәү мәгънәсенә әйләнде. Бирмәсәләр, бүләкне йолкып алалар. Ә алай кылану шәхесне ваклый. Кайвакытта дөньяның алдавычларыннан баш тарта да белергә кирәк.

“Әти белән әнинең үлемен кичерсәм дә, ул югалту ничектер табигый кебек иде. Бертуган абыемның үлеме мине тетрәндерде”. Абыегыз Кәбирне, энегез Ринатны фаҗигале үлемгә китереп җиткергән сәбәпләрне нинди дип уйлыйсыз?

— Заманның авырлыгы! Ремаркның “потеренное поколение” дигән төшенчәсе бар- алар шул чор кешеләре. Абый 15 яшеннән авылдан чыгып китеп, “шәһәр тәрбиясе”нә эләкте. Шуннан эчәргә өйрәнде. Энемнең дә башына  30 яшендә аракы җитте. Югыйсә берсе дә дөнья көтмәслек түгел иде. Абыйның белмәгән эше юк – ул ташчы да, балта остасы да, тагын әллә ничә мин аңламаган һөнәр иясе иде. Әти- әниләргә кирпечтән өйне үзе салды. Үзбәкстанда (ул шунда яшәп алган.- Э.Җ.) үзенә салган йортын да “аһ” итеп сөйлиләр. Әмма абый эшләгән эшенең рәхәтен күрә алмады, чөнки яшәвенең максатын югалткан иде. Энем Ринат исә эшләргә өйрәнмәгән җилбәзәгрәк иде. Аны әни ныграк яратты, артык иркәләде. Гаиләдә кирәгеннән артык иркәләнгән бала бик еш гаиләгә бәхетсезлек алып килә. Иркә бала кырыс тормышта үз- үзен таба алмады… Минем үземне дә бу зәхмәттән Ходай гына саклап калды. Кулыма рюмка алганда күз алдына абый килеп баса иде. Аннары әнинең “сер бирмә” дигән сүзләре колакта яңгырый. Иҗатым алдында булган җаваплылык хисе дә ялгыш юлдан тыеп калгандыр. “ Мин язучы бит әле,”- дигән уй беркайчан да иҗатыма тел тидерттермәде. Шулай итеп мин үз кадеремне үзем белергә өйрәндем.

Үз гаиләгез белән дә таныштырыгыз әле, Туфан абый… Мәхәббәт турында да берничә сүз…

— Мин бер кайчан да үз гаиләм турында сөйләмим. Хатыным Нәҗибә Иксанованы бөтенегез дә белә. Кызым Әлфия “Интертат” электрон газетасында редактор. Оныгым Диләрә университетның политология факультетынының 5 курсында укый. Икенче оныгым Данияр да шунда керде. Гаиләмә кеше кертмим мин, әмма хатын- кызның ир- атка караганда күпкә акыллырак икәнен таныйм. Хатын- кыз көчле ул, ирләр күпкә көчсезрәк. Бер генә ир- ат та хатын- кызны буйсындыра алмый! Ә мәхәббәткә килгәндә, гашыйк булудан туктаган көнне, мин язудан туктаячакмын!

Сезне пенсиягә чыккач та эшләп йөрергә нәрсә мәҗбүр итә соң? Депутатлыкка сайлануларда сезгә хакимият ярдәм итәме соң?!

— Мин бит эшләмим. Бу русча әйтсәк “служба” гына.  Язучылар берлеге әгъзәсе булганнан бирле бер көн дә эшләмәдем. Ә депутатлык- минем мәңгелек эшем ул. Хакимият, әлбәттә сайланырга ярдәм итте. Җилгә каршы пес итсәң, чалбарың пычранып бетә. 2000 елдагы сайлаулар алдыннан Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин янына кердем:

— Мин кирәкме Дәүләт Советына? Кирәк булсам, миңа сайланырга комачауламагыз. Кирәк булмасам, хакимият белән көрәшерлек көч миндә юк. Вакытымны һәм көчемне бушка сарыф итәсем килми. Энергиямне иҗат өчен сакларга кирәк,- дидем. Бик сәерсенеп тыңлады Фәрит Хәйрулович. Уйланып торды да:

— Сез безгә кирәк, Туфан Абдуллович,- диде. Шунысын аңладым: кирәк, дигәндә ул мине хакимият алдында койрык болгап торучы итеп уйламады. Ул мине яхшы белә. Мин шунысын төшендем- милләт мәнфәгатьләрен яклаганда минем сүзем аңа да кирәк иде. Шунысын өзеп әйтәм- депутатлык миңа тамак туйдырыр өчен генә түгел. Тамагымны мин ансыз да туйдыра алам. Миңа властька үрмәләү дә кирәкми. Депутатлык миңа үземнең көрәшче икәнлегемне күрсәтү өчен кирәк. Мин кемнәрнедер яклап, шуңардан тәм табам, яшәү дәртем арта, үземне кеше итеп тоям. Рухым һәрчак тиешле формада була, эленке- салынкы яшәргә вакытым калмый.

“Чәчәк өчен ясалган түтәлгә эләкмәсәң, читен шул. Син бары тик чүп үләне генә”. Сез тормышта үз түтәлегездә үз урыныгызны таба алдым дип исәплисезме?

— Мәрәтхуҗа авылы малае шәһәргә килеп,  Туфан Миңнуллин дигән дәрәҗәле исемгә лаек була алган икән, бу инде безнең бөтен нәселебез өчен зур бәхеттер, мөгаен. Ходай һәм кешеләр кичерә алмаслык гөнаһ кылганым юк. Кеше көлдермәдем, кешеләрнең каһәрен ишетмәдем. Нәчәлствога ярый белдем, ләкин яраклашмадым. Намусым кушканча, үз сүземне әйтмичә калмадым. Беркем алдында да бурычым юк. Мине дөньяга китергән әти-әнигә генә түләп бетерә алмаган бурычым калды, чөнки аны түләп бетерергә мөмкин түгел..

н бай биографияле шәхесләр турында язарга яратам. Алар белән аралашу җиңелрәк, әңгәмәләр гамьлерәк. Менә бүгенге әңгәмәдәшем — Туфан абый Миңнуллинны гына алыйк. 25 августа 71 яшен тутырган әлеге шәхес үз тормышы турында шулкадәр гади итеп, боргаламый- сыргаламый гына бәян итә- сокланып, хөрмәт итеп тыңлыйсың.

— Мәрәтхуҗа авылы малае шәһәргә килеп,  Туфан Миңнуллин дигән дәрәҗәле исемгә лаек була алган икән, бу инде безнең бөтен нәселебез өчен зур бәхеттер, мөгаен. Ходай һәм кешеләр кичерә алмаслык гөнаһ кылганым юк. Кеше көлдермәдем, кешеләрнең каһәрен ишетмәдем. Нәчәлствога ярый белдем, ләкин яраклашмадым. Намусым кушканча, үз сүземне әйтмичә калмадым. Беркем алдында да бурычым юк. Мине дөньяга китергән әти-әнигә генә түләп бетерә алмаган бурычым калды, чөнки аны түләп бетерергә мөмкин түгел…

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт