Көн сулганда. Төн уңганда.Таң туганда…

Көн сулганда. Төн уңганда.Таң туганда
Сагыну тула тамырларларга. Сулык-сулык.
Салкынайтты. Ялкын йота-йота
Җәй атыла көз куенына.
Йолдыз булып.

Əле кичә генә юкса, челлә иде. Корылыктан
Ирене чатнап ярылганда җирнең,
Беркем эссе капкан август хәлен аңламады.
(Ул кайнарлык без очрашканнан иде…)

Инде. Боҗра буйлап йөреп арган хәлдә
Көзнең соры күзләренә туры карап
Җавап көткән чакта таныш чаттан: «Бу бәрәкәт!
Сула! Яшә! Дөрлә! Ярсы! Ярат!»

Дисәләр дә, авыр… «Җә, җә сабыр!»
Дия-дия юатуың көтәм.
Тавышыңнан ары дару тапмый йөдим.
Синнән үз-үземә кайта-китә йөрим. Күптән…

Əллә төштә, әллә өндә: «синсез мәлдә
Мин акылдан шашмам микән?!» дисең!..
Дөнья тулы бәндә. Тик ни мәгьнә?!
Тик син генә!.. Миңа тик Син! Син җитмисең!..

Эльмира Җәлилова

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт